Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Яшь казанлылар «Дөнья моделе 2026» халыкара конкурсында җиңү яулады
«Ильдан-лик» модель агентлыгы вәкилләре Татарстанны Мәскәүдә узган «Дөнья Моделе 2026» Халыкара матурлык һәм талантлар конкурсының финалында тәкъдим итте.
Чарада Россиянең төрле төбәкләреннән һәм чит илләрдән 150 гә якын конкурсант катнашты. Финал берничә этапта узды һәм мастер-класслар, фотосессияләр һәм шоу-программалар белән үрелеп барды.
Фото: © чараны оештыручылар тәкъдим итте
Бәйге нәтиҗәләре буенча 13 яшьлек Амаль Әюпов «Дөнья моделе 2026» титулын яулады, шулай ук «Дөньяда Fashion модельмен 2026» исеменә лаек булды. 13 яшьлек Риянна Галимова «Россиянең яшь чибәре 2026» номинациясендә җиңде. 15 яшьлек Денис Горохов исә «Дөньяда Best модельмен 2026» һәм «Дөньяда Вице-мистер модель 2026» титулларын алды.
Жюри составында стилист Сергей Зверев, ММА көрәшчесе Анатолий Надратовский, блогер Руслан Бернес, дизайнер Татьяна Тузова һәм бәйгене оештыручы Ольга Каницкая бар иде.
Фото: © чараны оештыручылар тәкъдим итте
Амаль Әюповка октябрьдә Санкт-Петербургта узачак «Красавица и Красавец Земного шара» дәрәҗәле бәйгесендә катнашу мөмкинлеге бирелде.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз