news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

«Яшь йөрәкләр» автор-башкаручылар бәйгесенә төрле милләт вәкилләреннән эшләр кабул ителә

«Бәйге турында Марий Эл, Чувашия, Башкортстан, Удмуртия, Үзбәкстанда белеп алдылар һәм андагы үзешчән авторлар да катнаша башлады», - диде продюсер Җәүдәт Гыйльманов.

«Яшь йөрәкләр» автор-башкаручылар бәйгесенә төрле милләт вәкилләреннән эшләр кабул ителә
Салават Камалетдинов/архив

«Яшь йөрәкләр» милли үзешчән җыр авторларының lV конкурс-фестиваленә төрле милләт кешеләреннән җырлар кабул ителә башлаган. Үзешчән авторлар җырларын produсer@yash.tatar адресына 30 августка кадәр юллый ала. Бәйгенең нигезләмәсе белән шушы сылтама аша танышырга мөмкин.

«Бәйге турында Марий Эл, Чувашия, Башкортстан, Удмуртия, Үзбәкстанда белеп алдылар һәм андагы үзешчән авторлар да катнаша башлады. Мисал өчен, узган ел Марий Элдан 40 кеше катнашты, шулардан 4 кешене сайлап алган идек. Җырларның татар телендә генә булуы шарт түгел, һәр милләт үз туган телендә җырларга хокуклы», - диде «Татар-информ» хәбәрчесенә продюсер Җәүдәт Гыйльманов.

Аның әйтүенчә, авторлар эшләрен видеога төшереп җибәрергә тиеш була. «Җырын үзе башкарса да, кеше башкарса да була. Чит төбәкләрдә яшәүчеләргә сайлап алу турына килергә кирәкми. Җырларны сайлап алу туры эфирда барачак, жюри куйган балларны тамашачылар шулай ук күзәтә алачак», - дип аңлатты ул.

Финалга үткән 10-15 автор бәйгенең гала-концертына чакырылачак. Җиңүчеләргә диплом, «Яшь йөрәкләр» сынын бүләк итәчәкләр, аларга аранжировка ясату яки яздыру мөмкинлеге биреләчәк.

«Җырларның авторлык хокукларын алмыйбыз, хокуклар авторларда кала, ул аның шәхси милке. Узган елларда катнашкан үзешчән авторларның җырларын кайбер җырчылар сорап алды. Автор җырын башка җырчыга бирү-бирмәвен үзе хәл итә. Үзешчән авторлар өчен менә дигән мөмкинлек, без аларга булышырга тырышабыз. Ул авторлар бер-берсе белән таныша, аралаша башлый», - диде продюсер.

Җәүдәт Гыйльманов жюрига профессионал кешеләрне генә чакыруларын әйтте. «Быел жюрида кемнәр булачагын әйтәсем килми. Узган елларда Риф Гатауллин, Миңгол Галиев, Азат Хөсәенов, Илһам Байтирәк катнашкан иде».

Өстәмә сораулар белән 89196433387 телефонына мөрәҗәгать итәргә мөмкин.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100