news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Яшь гвардиячеләр Түбән Камада һәлак булганнар истәлегенә куелган мемориалга чәчәк салды

Бердәм Россия «Яшь гвардиясе»нең Татарстан бүлекчәсе активистлары Казан шәһәре Башкарма комитетының Балалар һәм яшьләр эшләре комитеты хезмәткәрләре белән бергә пилотсыз очкычлар һөҗүме вакытында һәлак булган түбәнкамалылар истәлегенә куелган мемориалга чәчәкләр салды.

«Без пилотсыз очкычлар һөҗүме вакытында һәлак булган кешеләрне онытмаска тиеш. Һәм, иң мөһиме, җәмгыятебезне бернинди һөҗүм дә тарката алмаячак. Без бары тик ныграк берләшәбез генә», - дип билгеләп үтте ТР Дәүләт Советы депутаты, «Бердәм Россия Яшь Гвардиясе»нең төбәк штабы җитәкчесе Руслан Шиһабетдинов.

Мемориал кичә Казанның Бауман урамындагы сәгать янында барлыкка килде. Чәчәк салганнан соң яшь гвардиячеләр һәм комитет хезмәткәрләре һәлак булганнарны бер минут тынлык белән искә алды.

news_right_1
news_right_2
news_bot