news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Яшь гвардиячеләр сугыш ветераннарының каберләрен тәртипкә китерде

Бүген «Яшь гвардия» хәрәкәте волонтерлары Казанның Арча зиратында Бөек Ватан сугышы ветераннары каберләрен тәртипкә китерде.

Яшь гвардиячеләр ветераннарның каберләрен эзләү, чистарту һәм буяу өчен зиратка җыелды.

«Бу безнең өчен бурыч түгел, ә мөмкинлек», - диде Татарстан Республикасы Яшь Гвардиясе волонтеры Линар Арсланов.

«Яшь гвардия» һәм Линар өчен бу беренче генә шундый чара түгел. Ел саен 9 Май алдыннан волонтерлар һәйкәлләр, тарихи урыннар һәм Бөек Ватан сугышы ветераннарының каберләрен тәртипкә китерү белән шөгыльләнә. Бүгенге чара шулай ук «Бөтенроссия өмәсе» акциясе кысаларында уза.

Фото: © Татарстан Республикасы Яшь Гвардиясе

«Мин бу эш белән безнең буын Бөек Ватан сугышы ветераннарының батырлыгы турында онытмасын өчен шөгыльләнәм. Бу тагын шунысы белән әһәмиятле: мин туган илгә карата мәхәббәтне җәмгыятебезнең бер баганасы дип саныйм», - диде Линар Арсланов.

Яшь гвардиячеләр кулларына чүпрәкләр, щеткалар, чистарткычлар һәм буяулар алып, эшкә кереште. Бер сәгать дигәндә дүрт зур пакет яфрак һәм сынган ботаклар белән тулган иде инде. Яшь гвардиячеләр өчәр кешелек төркемнәргә бүленеп эшләде.

Волонтерлар бер сәгать эчендә сугыш ветераннары җирләнгән өч каберне табып тәртипкә китерде.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100