Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
«Яшь Гвардия» Луганск һәм Донецк Халык Республикаларына 20 тонна гуманитар ярдәм җибәрә
«Бердәм Россия Яшь Гвардиясенең» Татарстан бүлекчәсеннән гуманитар миссия составында 4 активист катнашкан, ә отрядта бөтен илдән – Мәскәүдән алып Приморье краена кадәр йөзгә якын кеше булган. Бу хакта «Яшь Гвардиянең» матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.
Волонтерлар яңа төбәкләргә 20 тонна гуманитар ярдәм алып бара, алар арасында медикаментлар, битлекләр, азык-төлек һәм беренче чиратта кирәкле әйберләр бар. Моннан тыш, алар халыкка ярдәм итүләрен дәвам итә, шулай ук Әтиләр көненә багышланган акцияләр уздыра.
«Бердәм Россия» Генераль советы сәркатибе Владимир Якушев сүзләренчә, кыска вакыт эчендә меңләгән яшьләр үзләренең чын патриотик позициясен күрсәтте. Ул волонтерларның ихлас һәм профессиональ эшләвен әйтте, Донбасс, Курск, Белгород, Брянск халкына булышулары өчен аларга рәхмәт белдерде.
«Без бу эшне Җиңүгә ирешкәнче күпме кирәк, шулкадәр эшләячәкбез. Ә Җиңү һичшиксез бездә булачак! Мондый яшьләр белән башкача була да алмый», – дип йомгаклады Якушев.
«Бердәм Россия Яшь Гвардиясенең» һәм «Волонтерлар Ротасының» гуманитар миссиясе 2022 елның мартында башланды. Шушы вакыт эчендә волонтерлар 1000нән артык чара уздырган, спорт турнирлары оештырган, һәйкәлләрне кире торгызган һәм белем бирү акцияләре уздырган. Бүген алар Донбасстагы 8 үзәктә эшли, медицина оешмаларына ярдәм күрсәтә, ә кайберләре махсус операциядә катнаша.
«Бердәм Россия Яшь Гвардиясенең» төбәк бүлекчәсе яңа төбәкләргә даими рәвештә активистлар җибәрә. Бу юлы йөзенче отряд составында Донбасска Рамил Әгъләмов һәм Булат Сәгыйтов, ә Курскига Захар Селезнев һәм мондый сәфәрләрдә 13нче мәртәбә катнашучы Арина Левина киткән.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз