Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Яшь галимнәр өчен торак грантларына гаризалар бирү срогы 30 октябрьгә кадәр озайтылды
Татарстан Республикасы Фәннәр академиясе торак шартларын яхшыртуга грант алучыларны сайлап алуда катнашуга гаризалар кабул итү вакытын озайтты. Хәзер документларны 30 октябрьгә кадәр тапшырырга мөмкин. Бу хакта ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итә.
Грантка яшь галимнәр — Татарстанның фәнни яки мәгариф оешмаларында кимендә өч ел эшләүче РФ гражданнары дәгъва итә ала. Яшь буенча таләпләр: фән кандидатлары өчен 35 яшькә кадәр һәм фән докторлары өчен 40 яшькә кадәр. Гыйльми дәрәҗә булу һәм республика фәнен үстерүгә зур өлеш кертү мәҗбүри шарт булып тора.
Бер грант күләме 1 375 000 сум тәшкил итә. Барлыгы 16 грант биреләчәк.
Катнашу шартлары һәм документларны тапшыру тәртибе турында тулырак мәгълүматны ТР Фәннәр академиясенең рәсми сайтында табарга була.
Яңалыкларны күзәтеп бару өчен Макс-каналга язылыгыз