news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Яшь гаиләләр өчен бер мәртәбә бирелә торган өстәмә түләү кертергә тәкъдим ителде

Дәүләт Думасы депутатлары «Гадел Россия» фракциясеннән яшь гаилә өчен бала туганда ун төбәк яшәү минимумына кадәр өстәмә бер мәртәбә бирелә торган пособие кертергә тәкъдим иттеләр. Бу хакта РИА Новости хәбәр итә.

Инициатива авторлары – партия лидеры, Дума фракциясе башлыгы Сергей Миронов һәм Дәүләт Думасының гражданлык җәмгыятен үстерү, иҗтимагый һәм дини берләшмәләр мәсьәләләре комитеты рәисе Яна Лантратова.

«Яшь гаиләгә бала туганда, кайбер шартларны үтәгәндә, бер тапкыр бирелә торган өстәмә пособие билгеләү тәкъдим ителә», - диелгән хатта.

Миронов мондый ярдәм өчен шартларны ачыклады. Беренчедән, аның сүзләренчә, бала туган көнгә ата-ананың яше (берсенең яки икесенең дә) 36 яшьтән югары булмаска тиеш. Икенчедән, гаилә аз тәэмин ителгән статуска ия булырга тиеш, ягъни җан башына уртача керем төбәктә билгеләнгән яшәү минимумы күләменнән артмаска тиеш.

«Әлбәттә, пособие күләме гаиләдәге балалар санына бәйле булырга тиеш. Беренче бала туганда, биш яшәү минимумы, икенче бала өчен – җиде, өченче һәм аннан соңгы һәр бала өчен – ун яшәү минимумы түләргә тәкъдим итәбез», - дип ачыклык кертте партия лидеры.

«Демографик вәзгыять ата-аналарга адреслы ярдәм чараларын киңәйтүне таләп итә, аларның берсе бала тууга бәйле рәвештә аларга турыдан-туры финанс ярдәме күрсәтү. Шуңа бәйле рәвештә өстәмә пособиенең яңа төрен билгеләргә тәкъдим итәбез», - диде Лантратова.

Аның фикеренчә, мондый ярдәм Дәүләт демографик сәясәте максатларына ирешергә ярдәм итәчәк һәм аңа мохтаҗ гаиләләргә ярдәм итә алачак.

news_right_1
news_right_2
news_bot