news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Яшь фотографлардан «SURӘT» республика фотоконкурсына гаризалар кабул ителә

1 октябрьдән яшь фотографлар өчен «SURӘT» республика фотоконкурсына гаризалар кабул ителә башлады. Ул 23 октябрьгә кадәр дәвам итәчәк.

«Проект республиканың яшь фотографларына ярдәм итүгә юнәлдерелгән, алар үз игътибарын халыкның уртак һәм мәдәни үзенчәлекләренә юнәлтә», диелгән ТР мәдәният министрлыгы хәбәрендә.

Конкурс «Retro», «Архитектура», «Йөзләр», «Мәдәният», «Кече ватан» һәм «Цифрлы фотография» номинацияләре буенча үткәрелә. Әлеге номинацияләрнең берсенә өч фоторәсемгә кадәр җибәрергә мөмкин.

Конкурста 14 яшьтән алып 35 яшькә кадәрге фотографлар катнаша ала.

news_right_1
news_right_2
news_bot