news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Яшь эшмәкәрләр Рамазан аеның һәр көнендә бер мәчет манарасын яктыртырга җыена

Яшь эшмәкәрләр Рамазан аеның һәр көнендә бер мәчет манарасын яктыртырга җыена
Фото: © «Татар-информ», Салават Камалетдинов

«Нурлы ислам» проекты төркеме Рамазан аеның һәр көнендә берәр мәчет манарасына утлар куярга җыена. Шулай ук, 30 көн эчендә 30 мәчетнең тарихын социаль челтәрләрдәге төркемдә чагылдырып барырга җыеналар.

Бу хакта Бөтенроссия татар авыллары эшмәкәрләре җыенында катнашкан «Нурлы ислам» проекты җитәкчесе Ринат Исламов сөйләде. «Нурлы ислам» проекты 2019 елда башланган.

«Рамазан аенда «1 көн – 1 манара» проектын башлап җибәрергә булдык. Без Рамазан аеның һәр көнендә бер мәчет манарасын яктыртырга ниятлибез. Утлар куйгач, мәчетләр безнең белән бәйле булмый. Мәчеттәге кешеләр үзләре эшли, үзләре барысын да карап тора алачак. Мәчетләр төнлә дә игътибарны җәлеп итеп торачак. Проектның максаты да мәчетләргә игътибарны арттыру, яшьләрне җәлеп итү. Безгә Сергач татарлары да мөрәҗәгать итте, аларда зур 3 катлы мәчетләр бар», – дип сөйләде ул.

Аның сүзләренчә, мәчет фотосын җибәргәч, алар үзләре проект ясап җибәрә. «Нурлы ислам» проекты аша 40 мәчет яктыртылган. Алар мәчетләргә игътибарны арттыру өчен тагын бер ысул уйлап тапканнар.

«Мәчет электән социаль функцияне үтәгән. Бүгенге көндә яңа адым ясыйбыз. Мәчетләр янында электромобильләр өчен заряд алу станцияләре урнаштырабыз. Электромобильдә йөрүче кешеләр, мәчеткә кереп, тарих белән танышып, мәчет эчендә берничә сәгать булып китә алачак дигән сүз. Бу станцияләр махсус кушымтага кертелә. Мәсәлән, Кайбычта шундый пункт бар. Электр станцияләре булу туристларны да җәлеп итәчәк», – диде ул.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100