news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Яшь дизайнерларга «Татарстан яшьләре» логотибын уйлап табарга тәкъдим иттеләр

Яшь дизайнерларга «Татарстан яшьләре» логотибын уйлап табарга тәкъдим иттеләр
Фото: Татарстан Яшьләр эшләре министрлыгы матбугат хезмәте

Татарстан Яшьләр эшләре министрлыгы «Татарстан яшьләре» логотибын уйлап табу өчен республика конкурсы игълан итте. Конкурс Халыкара яшьләр көненә багышланган. Анда гражданлыгына һәм яшәү урынына карамастан, 35 яшькә кадәрге барлык яшьләр катнаша ала.

Катнашучыларга Татарстан яшьләренең заманча визуаль образын булдырырга тәкъдим итәләр. Логотип Татарстанны яшьләр белем ала, карьера төзи, үз идеяләрен тормышка ашыра, гаилә кора һәм яшәү өчен урын сайлый ала торган төбәк буларак чагылдырырга тиеш. Конкурсның шигаре – «Татарстан – яшьләр хыялы».

Эшләрне оештыручылар, белемле дизайнерлар һәм иҗади берлекләр вәкилләреннән торган жюри бәяләячәк. Конкурс ике этапта узачак. Башта экспертлар иң яхшы 10 эшне сайлап алачак, аннары алар өчен Татарстан халкы тавыш бирә алачак.

Йомгаклау бәяләмәсе жюри карарыннан һәм җәмәгатьчелек тавыш бирү нәтиҗәләреннән тигез үлчәмдә ясалачак.

Җиңүче 100 мең сум, икенче урын яулаган эш авторы 30 мең сум, өченче урынга лаек булучы 10 мең сум алачак.

Гаризаны сылтама аша җибәрергә мөмкин.

news_right_1
news_right_2
news_bot