news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Яшь дизайнерлар «ДәртФест» татар мәдәнияте фестивалендә коллекцияләрен тәкъдим итә алачак

«ДәртФест» заманча татар мәдәнияте фестивален оештыручылар дизайнерлар һәм модельләр өчен open call игълан итте. Катнашучылар үзләренең эшләрен бәйрәм программасы кысаларында планлаштырылган мода күрсәтүдә һәм дизайн-маркетта тәкъдим итә алачак.

Яшь модельерлар подиумда милли мәдәни кодка нигезләнгән 10 коллекцияне күрсәтәчәк. Ә дизайн-маркетта фестиваль кунаклары Татарстанның брендлары һәм осталары белән танышачак.

Гаризалар 20 августка кадәр кабул ителә:

  • дизайн-маркетта катнашырга теләүче дизайнерлар өчен форма;
  • модалы күрсәтүдә катнашырга теләүче дизайнерлар өчен форма;
  • мода күрсәтүдә катнашырга теләүчеләр модельләр өчен форма.

Исегезгә төшерик, «ДәртФест» – ел саен үткәрелә торган заманча татар мәдәнияте фестивале. Ул 30 августта Казан Кремле территориясендә узачак. Фестиваль милли контент булдыручы шәһәр бергәлекләрен һәм иҗат коллективларын берләштерә. Программада – музыка, дизайн, рәсем сәнгате, кулинария, балалар һәм зурлар өчен мастер-класслар. Чара Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы ярдәмендә үткәрелә.

news_right_1
news_right_2
news_bot