news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Яшь бөгелмәлеләр штурм самолеты пилоты белән очрашты

Яшь бөгелмәлеләр штурм самолеты пилоты белән очрашты
Фото: "Бөгелмә авазы" газетасы

Бөгелмәдә Губкин исемендәге лагерьда штурм самолеты пилоты, махсус хәрби операциядә катнашучы полковник Андрей Литвинов белән очрашу булды. Очрашуда шулай ук «Ватанны саклаучылар» фондының социаль координаторы Рамил Шәйхетдинов та катнашты. Бу хакта «Бөгелмә авазы» газетасы яза.

Андрей Литвинов үзе турында, балачактан ук пилот булырга хыяллануы һәм бу хыялын тормышка ашыра алуы турында сөйләде. Полковник укучылар белән хәрби очыш вакыйгалары белән уртаклашты, самолетка ракета тиеп, катапульта ярдәмендә котылуы очрагын искә алды. Пилот ул минутларда аның гомерен саклап калган креслосының калдыкларын, шулай ук хәрби каска һәм бронежилетны күрсәтте. Балалар кызыксынып барысын да карадылар һәм хәтта үзләренә киеп карый алдылар. Шулай ук полковник үзенең хәрби очышларының берничә видеосын күрсәтте, диелә хәбәрдә.

news_right_1
news_right_2
news_bot