Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары вазифасын башкаручы
Зилә Мөбәрәкшина
Яшь белгечләргә дәүләттән торак алу тәртибе турында аңлаттылар
Россиядә 35 яшькә кадәрге яшь белгечләр дәүләт ярдәме алырга мөмкин, ә нәкъ менә субсидияләр һәм ташламалар торак мәсьәләсен хәл итәргә ярдәм итәчәк . Бу хакта Дәүләт Думасының Бюджет һәм салымнар комитеты әгъзасы Никита Чаплин хәбәр итте. Аның сүзләрен NEWS.ru китерә.
Эксперт сүзләренчә, ташламалар белгечлеге буенча аккредитацияләнгән уку йортын тәмамлаганнан соң беренче тапкыр эшкә урнашканнарга кагыла. Бу кешеләргә дәүләт төрле программалар һәм ташламалар тәкъдим итә. Ярдәмнең максаты - яшь кадрларны һәркем сатып ала алырлык торак белән тәэмин итү, бигрәк тә авылларда һәм зур булмаган шәһәрләрдә.
Чаплин билгеләп үткәнчә, тәкъдим ителә торган ташламалар арасында торак сатып алуга яки төзелешкә субсидияләр бар. Аны алу өчен яшь кешенең күчемсез милке булмаска тиеш һәм аңа билгеле бер вакыт дәвамында шул һөнәре буенча эшләргә кирәк.
Шулай итеп, сәламәтлек саклау, мәгариф һәм авыл хуҗалыгы өлкәләрендә эшләүче яшь белгечләр субсидия рәвешендә 2 млн сум алырга мөмкин, аны яңа фатир яки икенчел базарда торак сатып алырга, шулай ук үз йортларын төзүгә тотарга мөмкин.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз