Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Яшь балалары булган күпбалалы гаиләне ашатучыны эштән җибәрүне тыя торган закон хупланды
Россия Хөкүмәте 14 яшькә кадәрге кечкенә балалары булган күпбалалы гаиләне бердәнбер ашатучыны – ата яки ананы эшеннән җибәрүне тыя торган закон проектын тулаем алганда хуплады. Әмма Министрлар Кабинетында документны эшләп бетерергә кирәк дип саныйлар. Бу хакта ТАСС агентлыгы хәбәр итә.
Искәртеп узабыз, биредә ким дигәндә өч кечкенә бала тәрбияләнә һәм ата-аналарның берсе генә эшли торган гаиләләр турында сүз бара. Россиядә хәзер дә мондый хезмәткәрләрне эшеннән җибәрү тыела, әмма балага өч яшь тулмаган очракта гына. Әгәр закон кабул ителсә, бу чикләү гамәлдән чыгарылачак һәм 14 яшькә кадәрге өч һәм аннан да күбрәк баланы ялгызы тәрбияләүче ата-аналарны яклаячак. Закон проектының инициаторы – Брянск өлкә Думасы.
Хөкүмәт әгъзалары сүзләренчә, әлеге закон проектында кайбер категория хезмәткәрләр өчен хезмәт гарантияләрен чиктән тыш киңәйтү хезмәт базарында мондый хезмәткәрләрнең көндәшлеккә сәләтлелеген куркыныч астына куюны исәпкә алырга кирәк. Ягъни бу эш бирүче өчен өстәмә финанс һәм административ чыгымнарга китерәчәк, дип ачыклык керттеләр Хөкүмәттә.
Проектта шулай ук ата яки ананың икенчесе хезмәт мөнәсәбәтләрендә тормау ихтималы, әмма хезмәт хакын башкача алу (әйтик, шәхси эшкуар буларак) мөмкинлеге дә исәпкә алынмаган.
Элегрәк Россиядә ир белән хатын аерылышкан очракта пенсия балларын урталай бүләргә тәкъдим итүләре хакында хәбәр ителгән иде.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз