Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Яшь аналарны яшүсмерләр клубына остаханәләргә чакыралар
Казанда 26 марттан 2 апрельгә кадәр «Яшүсмер» муниципаль бюджет учреждениесе карамагындагы Яшь әниләр клубы шәһәрдә яшәүче хатын-кызлар өчен чаралар үткәрә. Программага иҗади остаханәләр, семинар-тренинг кертелгән. Бу хакта Казан мэриясе матбугат хезмәте хәбәр итә.
Киләсе сишәмбе, 31 март көнне киндергә рухи көч бирә торган сүзләр язу остаханәсе уздырыла. Әлеге шөгыль белән илһамланучы хатын-кызларны «Лимонад» яшьләр клубында (Латыш укчылары урамы, 25) көтәләр. Очрашу 10:30 сәгатькә билгеләнгән.
2 апрель көнне «Яратам» клубында (Короленко урамы, 11а) «Ата-аналар һәм балалар арасында җылы мөнәсәбәтләр» семинар-тренингы оештырыла. Чара сәгать 18:15 тә башлана.
Чараларда катнашу өчен алдан теркәлергә кирәк, дип хәбәр итә «Яшүсмер» муниципаль бюджет учреждениесе.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз