news_header_bot_970_100
Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Ярышлар оештыру буенча ТР дәүләт,иҗтимагый оешмалар хезмәттәшлеге үрнәк моделе формалашкан
FISU әгъзасы О.Матицын фикеренчә, бу тәҗрибә ил төбәкләренә таратуга лаек
Скопировать ссылку
(Казан, 8 февраль, “Татар-информ”, Айгөл Фәхретдинова). Россия студентлар спорты берлеге президенты, FISU әгъзасы Олег Матыцин 2009 елда ТР Яшьләр эшләре, спорт һәм туризм министрлыгы эшчәнлегендә төп ике аспектны билгеләп үтте. Аның берсе – яшьләрне тәрбияләү булса, икенчесе -“Казан-2013” проектын халыкара дәрәҗәдә таныту. Студентлар спорты берлеге президенты үз чыгышында бу эшнең югары дәрәҗәдә оештырылуын билгеләп үтте. “2013 елгы Казан Универсиадасының оештырылышы, аңа әзерлек һәм аның буенча республика җитәкчелегенең эшчәнлеге - боларның барысы да югары планкага куелган”, - ди ул. Олег Матицын шуның өчен һәм Россия студентлар спорты берлеге белән тыгыз хезмәттәшлек өчен Татарстан Президенты, Хөкүмәте исеменә рәхмәт сүзләрен ирештерде.
“Казан-2013” проектын таныту буенча актив һәм максатчан эш алып барган ТР Яшьләр эшләре, спорт һәм туризм министрлыгына аерым рәхмәт яңгырады. “Спорт ярышларын оештыру, үткәрү, системалы спорт клублары төзү буенча Татарстанда дәүләт һәм иҗтимагый оешмалар хезмәттәшлегенең нәтиҗәле моделе формалашкан. Бу тәҗрибә ил төбәкләренә таратуга лаек”, -дип билгеләп узды FISU әгъзасы.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз
autoscroll_news_right_240_400_2