news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Ярымсакчы Янн М'Вила: Корбан Бердыев килгәч "Рубин"да хәлләр яхшы якка үзгәрде

Казан клубының француз футболчысы командага бөек тренер килде, дип саный.

(Казан, 27 июль, “Татар-информ”, Фәрит Салихов). Туланың “Арсенал” командасына каршы уен алдыннан Казанда уздырылган ачык күнегүләр вакытында “Рубин” клубы футболчысы Янн М'Вила каләм әһелләренә үз фикерләрен җиткерде.

“Яңа тренер килү белән атмосфера да, күнегүләр процессы да яхшы якка үзгәрде. Командага бөек тренер килде. Аның кул астында без күп эш башкарабыз, уенның системасы да үзгәрде. Әле аңа ияләнергә дә кирәк”, – диде Казан клубының француз футболчысы.

Чемпионатның беренче ике тур уеннарында җиңелү уенчыларны какшатмады, дип саный ярымсакчы.

“Кызганыч, беренче ике уен нәтиҗәсе начар булды. Тырышлык бушка китмәячәк – алдагы уеннарда җиңү яулар өчен барын да эшләячәкбез. Барыбыз да составка эләгү өчен тырышып шөгыльләнә”, – диде Янн М'Вила.

Исегезгә төшерәбез, “Рубин” – “Арсенал” матчы 29 июльдә “Казан Арена” стадионында 17.30 сәгатьтә башланачак.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100