news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Ярты миллионнан артык Татарстан халкы грипптан прививка ясаткан

Республикада яшәүчеләрнең 47,5 проценты көзге прививка кампаниясендә катнашкан.

(Казан, 12 ноябрь, “Татар-информ”). Республикада быел көзге прививка кампаниясендә 1 млн 764 мең 880 кеше грипптан прививка ясаткан. Бу хакта Кулланучылар хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәтенең Татарстан буенча идарәсе матбугат хезмәте хәбәр итә.

Ведомство хәбәрендә әйтелгәнчә, республика халкының 47,5 проценты вакцинацияләнгән.

“Татарстанда хәзерге вакытта йогышлы респиратор вируслы инфекция эпидемиологик вазгыяте тотрыклы. Авыру күрсәткечләре дәрәҗәсе эпидемиология баскычыннан түбән, грипп очраклары теркәлмәгән”, - диелгән күзәтчелек органы хәбәрендә.  

news_right_1
news_right_2
news_bot