news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Ярты миллиард сум акча откан пенсионерга акча сорап чират тезелгән

Лотереяга ярты миллиард сум акча откан Воронеж өлкәсе пенсионеры Наталья Власовадан "матди ярдәм" алырга теләүчеләр өе янында чират тора.

(Казан, 3 декабрь, "Татар-информ"). Лотереяга ярты миллиард сум акча откан Воронеж өлкәсе пенсионеры Наталья Власовадан “матди ярдәм” алырга теләүчеләр чират тора. Бу хакта “Вести.ru” хәбәр итә дип яза “Известия”.

Хатын-кыз әлегә үзе призын алмаган. Мөгаен, аңа акчаны тулаем бер юлы күчермәсләр дә. Канун буенча, лотерея компаниясе барлык отышны 180 көн эчендә түләп бетерергә тиеш. Беренче түләү Яңа елдан соң көтелә.

Шуңа да карамастан, 63 яшьлек миллионер ханым йорты янында аннан ярдәм алырга теләүчеләр кизү тора. Аңа гозер белән килүче таныш түгел кешеләр лотерея отышын кредит каплауга, укуга, даруларга һәм фатир сатып алырга сорый.

Власова акчасына пенсионер яши торган Панин шәһәр җирлеге хакимиятенең дә планнары бар. Салымнан 10 миллион сумны алар юллар һәм су белән тәэмин ителеш системасын төзекләндерүгә тотмакчы. Әмма юристлар акчаның күп өлеше Воронеж өлкәсе бюджетына күчәчәген, ә шәһәргә 2 проценты гына калачагын җиткергән.

Ноябрь уртасында Власованың үз адресына янаулар керүе, шунлыктан аның социаль челтәрләрдән үз битен алуы һәм өйдән бөтенләй диярлек чыкмавы хәбәр ителгән иде. Воронеж өлкәсе пенсионерының лотереяга Россиядә рекордлы отыш – 506 миллион сум акча отуы хакында 5 ноябрьдә хәбәр ителгән иде. Отыш хуҗасы исеме исә берничә атнадан соң гына билгеле булды.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100