news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Ярты елда Татарстанда психик тайпылышлары булган 396 кеше үз-үзенә кул салган

Күпчелек очракта бу гамәлгә хатын-кызлар барган.

(Казан, 14 сентябрь, «Татар-информ», Валерия Белова). Ярты елда Татарстанда психик тайпылышлары булган 396 кеше үз-үзенә кул салган. Бу хакта «Гомумтабиб практикасында психик тайпылыш» конференциясендә Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгының штаттан тыш баш белгеч-психиатры Татьяна Гурьянова сөйләде.

«Без 396 очракны тикшердек, аларның дүрттән өче хатын-кызлар. Әмма ир-атлар психик тайпылыштан ешрак үләләр, дип уйларга күнеккәнбез. 85 процент очракта өйдә үлү очраклары теркәлгән», – дип белдерде табиб.

Татарстан баш психиатры сүзләренчә, үз теләкләре белән гомерләрен өзүчеләрнең бик аз өлеше генә табиблар күзәтүендә булган.

«Вафат булучыларның гомуми саныннан бары тик 85 проценты гына табиблар күзәтүендә булган. 71 процент – ул дәвалау-консультацион төркем», – диде Татьяна Гурьянова.

news_right_1
news_right_2
news_bot