news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Ярты елда Татарстанда азык-төлекнең минималь җыелмасы якынча 10 процентка кыйммәтләнгән

Татарстанда бер кешегә минималь азык-төлек кәрзиненең бәясе ярты ел эчендә якынча 10 процентка арткан, ягъни 2024 елның августында 5844,8 сумнан 2025 елның февраленә 6428 сумга кадәр җиткән. Бу «Руспродсоюз» ассоциациясе мәгълүматларыннан күренә. ТАСС шул хакта яза.

Шул ук вакытта Россиядә ел башыннан продуктларның минималь җыелмасы бәясе 1,9 процентка, ягъни 7326,3 сумга кадәр арткан. Шартлы азык-төлек кәрзиненә 33 төр продукт керә, шул исәптән ит, балык, сөт продуктлары, йомырка, он, икмәк, ярмалар, шикәр, яшелчә һәм җиләк-җимеш

Азык-төлекнең минималь җыелмасы Чукотка автономияле округында (16690,8 сум) һәм Магадан өлкәсендә (11987,2 сум) иң кыйммәтлесе булып теркәлгән. Иң арзаны Мордовиядә (6062,6 сум) һәм Пенза өлкәсендә (6283 сум) булуы ачыкланган.

Шул ук вакытта Мәскәүдә азык-төлекнең минималь җыелмасы 8759,1 сум, Санкт-Петербургта 8563,2 сум, ә Мәскәү өлкәсендә 7694,2 сум булган.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100