news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Ярты елда Татарстан Республикасы суд приставлары 154 миллион сум бурычны түләттергән

Аның 25,8 миллион сумы районара бүлекләргә туры килә.

(Казан, 20 август, «Татар-информ»). Быелның 7 аенда Россия Федераль суд приставы хезмәтенең Татарстан  буенча идарәсе суд приставлары 154,1 млн сум бурычны кайтарып алган. Аның 25,8 млн сумы районара бүлекләргә туры килә, дип хәбәр ителә идарә тармагы сайтында.

Бурычларны вакытында түләп бармау кыйммәткә төшә, дип билгеләп үтелә. Мисал өчен, Татарстанның ике төзелеш компаниясе салым буенча бурычларын вакытында түләмәгән өчен 2 һәм 3 миллион сум башкарма җыем түләргә мәҗбүр булган.

Җыемнар тиешле сумманың 7 проценты, әмма бурычлы гражданиннан 1 меңнән, ә бурычлы оешмадан – 10 мең сумнан да  ким булмаган күләмдә билгеләнә.

news_right_1
news_right_2
news_bot