Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Ярты елда республика һәм җирле бюджетларның керемнәре 40 миллиард сумга якын тәшкил иткән
Ярты елда республика һәм җирле бюджетларның керемнәре 40 миллиард сумга якын тәшкил иткән
(Казан, 27 июль, “Татар-информ”, Денис Тихонов). Бүген ТР “Татмедиа” гаммәви коммуникацияләр агентлыгының брифинг-залында Федераль казначылыкның яңартылуына 15 ел тулу уңаеннан матбугат конференциясе узды. Мәгълүм булганча, 1992 елның 8 декабрендә Россия Президенты Борис Ельцин “Федераль казначылык турында” 1556нчы Указга куйды.
ТР буенча Федераль казначылык идарәсе җитәкчесе Марат Зарипов сүзләренә караганда, 2007 елның беренче яртысында ТР буенча Россия бюджет системасына 101 миллиард сумлык керем күчерелгән. Шул исәптән 48,3 миллиард сум (47,8 процент) – федераль бюджетка, 30,1 миллиард сумы (29,8 процент) – республика, 9,1 миллиард сумы (9 процент) – җирле һәм 13,5 миллиард сумы (13,4 процент) социаль бюджеттан тыш фондларга күчерелгән. 1 июльгә республика бюджеты кеременә федераль үзәктән 4,1 миллиард сум килгән. Хәзерге вакытта әлеге сумманың 78 проценты тотылган.
Марат Зарипов шулай ук Татарстан территориясендә илкүләм проектларны финанслау турында сөйләде. “Федераль бюджетта илкүләм проектларны финанслау язылмаган, - дип хәбәр итте ТР буенча Федераль казначылык идарәсе җитәкчесе. – Анык кодировка юк биредә. Шуңа да карамастан, Татарстанда Агросәнәгать комплексын үстерүгә узган ел федераль бюджеттан 2,5 миллиард сум килде, ә быел 1 миллиард сумнан артыграк акча алынды. “Мәгариф” илкүләм проекты буенча быел 89 миллион сум акча киләчәк (2006 елда да шундый ук сумма җибәрелде)”.
Федераль дәрәҗәдә Федераль казначылыкның 15 еллыгын киң колачлап билгеләп үтү ниятләнә. Мәскәүдә дәүләтнең югары җитәкчелеге катнашында тантаналы чара узар дип көтелә. Аңа казначылыкның барлык Татарстан бүлекчәләре (44 бүлек) җитәкчеләрен чакыру планлаштырыла. Бәйрәм республиканың үзендә дә билгеләп үтеләчәк. “Федераль казначылык оешу көне 8 декабрьгә туры килә, - дип билгеләп үтте Марат Зарипов. – Илдә хисап чоры ахыры якынлашкан була. Шуңа күрә без бәйрәм уңаеннан бер көнгә ябылсак та, бу шунда ук сизеләчәк. Әмма тантаналар барыбер узачак”.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз