Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Ярты ел эчендә Татарстанда юл-транспорт һәлакәтендә 227 бала зыян күргән
Быелның алты аенда аварияләрдә 227 бала зыян күргән, алтысы һәлак булган. Бу хакта бүген ТР Министрлар Кабинетында узган брифингта ТР сәламәтлек саклау министры Альмир Абашев сөйләде.
«Бу елның 6 аенда балалар катнашында 206 юл һәлакәте теркәлгән, аларда алты бала һәлак булган, 227се зыян күргән. Юл-транспорт һәлакәтендә балалар баш сөяге-ми җәрәхәтләре, сынулар һәм имгәнүләр яки тормыш белән ярашмый торган җәрәхәтләр ала. Кызганыч, соңгы вакытта балалар зыян күргән берничә резонанслы авария булды», - дип сөйләде министр.
Зыян күрүчеләрнең 189ы хастаханәгә озатылган, 89 балага амбулатор ярдәм кирәк булган.
Резонанслы юл-транспорт һәлакәтләре арасында ул 24 июльдә Яшел Үзәндә булган аварияне билгеләп үтте, анда алты кеше, шул исәптән балалар һәлак булган. 11 июльдә Татарстан Республикасы Чирмешән муниципаль районында 45 кеше зыян күрде. 4 августта ТР Лаеш районында һәлакәттә дүрт кеше зыян күргән.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз