Ярты айда кешеләргә шәхси бәла-каза, фаҗига китергән 135 транспорт һәлакәте булган
Республика буенча аларның иң күбе – Казанда
(Казан, 16 февраль, “Татар-информ”, Миләүшә Низаметдинова). Татарстандагы юлларда 9 кешенең гомере вакытсыз өзелгән, 170енең тәне төрле дәрәҗәдә имгәнгән, яраланган – болар февральның 15 көнендә кешеләргә шәхси зыян салган 135 транспорт һәлакәте нәтиҗәсе.
Һәрвакыттагыча, бу куркыныч статистикада беренчелек Казанда – 56 һәлакәттә 64 кеше озак вакыт дәваланган, 1се өчен сәфәр фаҗига белән тәмамланган.
ТР буенча Эчке эшләр министрлыгының ЮХИДИ идарәсе статистикасы шул хакта сөйли.