news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Ярты җәй эчендә Казанның шәһәр яны лагерьларында 12,7 меңнән артык бала ял иткән

Казанда җәйге сәламәтләндерү кампаниясе экваторны узды: шәһәр яны лагерьларында 12,7 меңнән артык бала ял итте инде, бу планлаштырылганның 75 процентын тәшкил итә. Бу хакта Казан мэриясе матбугат хезмәте хәбәр итә.

Оештыручылар һөнәри юнәлешкә басым ясады: укучылар шәһәр икътисады белән таныша, үзләрен төрле белгечлекләрдә сынап карый һәм үз проектларын эшли алалар.

31 майда старт алган җәйге кампания 18 көн дәвам иткән профильле сменаларны үз эченә ала. Анда 16 мең бала катнашыр дип планлаштырыла, шуларның 8 меңнән артыгы муниципаль лагерьларда, калганнары предприятиеләрнеке булган лагерьларда ял итәчәк.

Җәйге сезон кысаларында «Ял» үзәгенең барлык лагерьларында да «Якты җәй» фестивале уза.

Җәйге ялны оештыру шәһәр хакимияте һәм профильле ведомстволарның аерым контролендә тора. Роспотребнадзор, Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы һәм Росгвардия белгечләре атна саен лагерьларда тикшерүләр үткәрә.

news_right_1
news_right_2
news_bot