Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
“Яровая законын" халыкка аңлатырга кирәк иде - Минтимер Шәймиев
Татарстанның Дәүләт Киңәшчесе аңлатмаларны җентекләп язарга кирәклегенә басым ясады
(Казан, 1 июль, "Татар-информ"). Казанда үтүче VI Төбәк һәм милли массакүләм мәгълүмат чаралары форумында Татарстанның Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев та катнаша. Үз чыгышында ул “Яроваяның законопроектлар пакеты”на карата да фикерен җиткереп, аның ашыгыч рәвештә кабул ителүен әйтте.
“Әлбәттә, террорчылык белән көрәшне көчәйтүче законопроектны һәрберебез хуплый. Дөньядагы вәзгыятьтән чыгып уйлаганда, ул шулай булырга тиеш тә. Менә хәзер Рамазан ае бара, кешеләр ураза тота. Ни өчен депутатлар аларга законопроектның асылын тиешенчә аңлатмадылар? Сүз бит безнең кешеләр турында бара – безнең аталарыбыз, балаларыбыз, әбиләребез турында. Владимир Владимирович Путин да соңгы чыгышларының берсендә сайлаучыларның ышанчын турында әйтте, бу бит чыннан да бик мөһим”, - дип ассызыклады Минтимер Шәймиев.
Татарстанның Дәүләт Киңәшчесе хәзерге вакытта аңлату эшләрен көчәйтү зарурлыгын билгеләп үтте, аңлатмаларны җентекләп язарга кирәклегенә басым ясады.
(Алсу Исмәгыйлева әзерләде).
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз