news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

"Яровая пакеты"н эшләү дәвам итә - Дмитрий Песков

Президент матбугат секретаре хокукый актлар әзерләү тулысынча башкарылмый дип әйтеп булмый дип белдергән.

(Казан, 2 ноябрь, «Татар-информ»). Кремльдә Хөкүмәт "Яровая пакеты"ыннан законнарны тормышка ашыру өчен кирәкле хокукый актларны әзерләү өстендә эшли, әмма башкарасы эшләр күп, процесс әлегә тәмамланмаган, дип белдерәләр. Бу хакта "ТАСС" яза.

"Министрлар Кабинетында чыннан да эш бара", - дигән журналистларга РФ Президенты матбугат секретаре Дмитрий Песков.

Аның фикеренчә, "ул тулысынча башкарылмый дияргә ярамый". "Бу киңкүләмле бурыч, әлегә нечкәлекләре турында әйтә алмыйм, формалаштыру процессы тәмамлангач мәгълүмат бирербез", - дәүләт башлыгы матбугат секретаре.

Ике федераль түрә "Ведомости"га сөйләгәнчә, Куркынычсызлык федераль хезмәте һәм Россия Хөкүмәте депутат Ирина Яровая һәм сенатор Виктор Озеров эшләгән террорчылыкка каршы төзәтмәләр пакетына закон актларын вакытында әзерләмәгән.

news_right_1
news_right_2
news_bot