Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Ярославльнең үзәк мәчете шәһәрнең 1000 еллыгына реставрацияләнә
Ярославльнең үзәк мәчете шәһәрнең 1000 еллыгына реставрацияләнә
(Казан, 29 май, «Татар-информ»). Ике ел ярымнан Ярославль шәһәре үзенең 1000 еллыгын, ә аның Үзәк мәчете 100 еллык юбилейларын билгеләп үтәчәк. «Бу күренекле даталарга Ярославль мөселманнары тиешенчә әзерләнә», - дип белдерә мәчетнең имам-хатыйбы Рөстәм Батров «Regions» мәгълүмат агентлыгына биргән әңгәмәсендә.
Аның фикеренчә, Ярославль «килгән олы кунакларга һәм гади россиялеләргә төбәктә Православие һәм Ислам диннәре тыныч һәм дустанә мөнәсәбәттә яшәүләрен күрсәтергә тиеш, чыннан да, бездә дини һәм милли дошманлык сизелми, Ислам динен тотучылар өчен бернинди дә киртә юк».
Имам сүзләренчә, мәчетне реставрацияләү эшләре киң масштабта алып барыла, «бу, чыннан да, косметик ремонт кына түгел, ә бик зур проект». Ремонт эшләре барышында бинаның нигезе тулысынча ныгытылачак, тәрәзәләр алмаштырылачак, ир-атлар һәм хатын-кызлар өчен аерым керү юллары ясалачак.
«Бүген без архитекторлар һәм төзүчеләр белән мәчетнең өченче катын төзү турында сөйләштек, белгечләр безнең тәкъдимгә каршы килмәде», - ди Р.Батров. Мөселманнар совет заманында сүтеп ташланган административ бина өстенә гөмбәз корып куячаклар.
Р.Батров шулай ук Ярославль мәчетенә скинхедлар ике тапкыр һөҗүм ясагач, өлкә губернаторы Анатолий Лисицын «катгый төстә камералар куярга тәкъдим итте», дип белдерде. «Мәсьәлә чишелмичә калып, бюрократик чуалчыклыкка кереп батмасын өчен, өлкә казнасыннан шул ук моментта тиешле техниканы алып кую өчен зур сумма акча бүлеп бирелде», - ди имам.
Ярославльнең Үзәк мәчетендәге реставрация эшләре быелгы елның көзенә тәмамланырга планлаштырылган.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз