news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Ярославльнең Татар якшәмбе мәктәбе "Җырлыйк әле!" уенын үзләрендә үткәрә

Татар якшәмбе мәктәбенең быелгы уку елында һәр айның соңгы якшәмбесендә төрле кызыклы татар кичәләре үткәрергә килешенгән.

(Казан, 28 гыйнвар, “Татар-информ”). Ярославль шәһәренең Татар якшәмбе мәктәбе 29 гыйнварда “Җырлыйк әле!” уенын уздырачак. Анда якшәмбе мәктәбендә шөгыльләнүче балалар катнашачак, дип хәбәр төбәкнең “Нур” татар берләшмәсе.

Шәһәрнең Пионерлар сараенда эшләүче, татар телен, мәдәниятен, тарихын танытучы Татар якшәмбе мәктәбенең быелгы уку елында һәр айның соңгы якшәмбесе саен төрле кызыклы татар кичәләре үткәрергә килешенгән. Шул рәвешле, балалар узган айларда “Могҗизалар кыры” уенында, “Бәхетле очрак” ярышында, “Акыллы көрәш” өстәл уенында көч сынашкан иде. “Җырлыйк әле!” уены “ТНВ” телеканалындагы тапшыруда кебек оештырыла: балаларга татар җырларын танырга туры киләчәк, үзләре дә җырлар башкарачак.

2010 елда оешкан "Нур" берләшмәсендә Ярославльдә гомер кичергән 200дән артык татар кешесе әгъза булып тора.

news_right_1
news_right_2
news_bot