Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Ярославльдә Сабан туе узды
20 июльдә Ярославль шәһәренең Которосль яр буенда Сабан туе узды. Бу хакта Бөтендөнья татар конгрессы сайты хәбәр итә.
Татар-башкорт бәйрәме инде 22 ел дәвамында уздырыла. Төрле халыкларның йолаларына һәм гореф-гадәтләренә кызыксыну арта гына. Бәйрәм программасында җыр-биюләр, бәйгеләр, традицион ризыклар булды. Бәйрәмгә йөзләгән кеше килгән.
«Ерак гасырларда барлыкка килгән «Сабантуй» һәрвакыт көтелгән һәм шатлыклы вакыйга булды һәм шулай булып кала да. Бу еллар эчендә ул татар һәм башкорт халыклары бәйрәменә генә түгел, чын мәгънәсендә Гомумроссия вакыйгасына әверелде, аны уздыруда бөтен илебез гражданнары катнаша», – диде муниципалитет рәисе урынбасары Олег Ненилин.
Сабантуйда милли көрәш турниры да булган. Иң яхшы спортчыларга медальләр тапшырылган.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз