news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Ярославльдә Рөстәм Яхинның 100 еллыгына багышланган концерт узды

Ярославль шәһәре мэриясе ярдәме белән “Магистраль” мәдәният йортында Халыкара бәйгеләр лауреаты Эльвира Карулина концерты узды. 
Әлеге концерт композитор Рөстәм Яхиннның 100 еллыгына багышланды дип яза Бөтендөнья татар конгрессы. 
Шулай ук Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы ярдәме белән концертта Казан шәһәренең “Сәйдәш” бию театры солистлары Гүзәл Әхмәтҗанова һәм Евгений Никитин да катнашты. 
Ярославль өлкәсе татарларының төбәк милли-мәдәни автономиясе эшчәнлегендә татар телен, сәнгать һәм рухи кыйммәтләрне популярлаштыру мөһим юнәлеш булып тора. Шул уңайдан оешма татар халкының мәдәниятен, гореф-гадәтләрен һәм көнкүрешен пропагандалаучы төрле чараларда катнаша һәм үткәрә, диелә хәбәрдә.

news_right_1
news_right_2
news_bot