Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары вазифасын башкаручы
Зилә Мөбәрәкшина
Ярославльдә профсоюзларның физкультура-спорт җәмгыяте беренчелегендә әлмәтле җиңде
Адель Сираҗетдинов Россия беренчелеге финалында Әлмәт шәһәре һәм республика данын яклау хокукын алды.
(Әлмәт, 21 ноябрь, "Татар-информ", "Әлмәт таңнары"). Әлмәт Олимпия резервындагы балалар һәм яшүсмерләр спорт мәктәбенең грек-рим көрәше бүлегендә тәрбияләнүчеләр дәрәҗәле ярышлардан җиңеп кайтты, дип яза җирле басма.
Ярославльдә узган "Россия" профсоюзларның физкультура-спорт җәмгыяте беренчелегендә Адель Сираҗетдинов 45 кг авырлык категориясендә алтын медальгә лаек булды һәм Россия беренчелеге финалында Әлмәт шәһәре һәм республика данын яклау хокукын алды.
Ришат Закиров 60 кг авырлык категориясендә бронза бүләк иясе булды. Егетләр тренерлар Эдуард Гаджиев һәм Эдуард Джанвелян кул астында тәрбияләнә.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз