news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Ярославльдә Кырым татары Әхмәт-хан Солтан һәйкәле каршында дога укылды

Татар яшьләре һәйкәлгә чәчәкләр салды.

Ярославльдә Кырым татары Әхмәт-хан Солтан һәйкәле каршында дога укылды
Энҗе Габдуллина

(Ярославль, 29 август, "Татар-информ", Энҗе Габдуллина). 28 август көнне татар яшьләре Ярославль шәһәрендә Советлар Союзы герое Әхмәт-хан Солтан һәйкәле янында дога кылды. 

Татар яшьләре көннәре делегатлары Ярославль шәһәренә килде. Алар беренче чиратта Әхмәт-хан Солтан һәйкәленә барып, дога кылды һәм чәчәкләр салды.
 
"Безнең теләкне үтәп, герой милләттәшебез янына алып килгәнегез өчен рәхмәт. Без үзебезнең тарихны белергә тиеш", - диде делегатлар. 
 
  • Әхмәт-хан Солтан - Кырым татары, очучы. 1942 елның 31 мартында кылган батырлыгы өчен Советлар Союзы герое исеме бирелә. Ярославльдә һәйкәл куелган. 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100