Әлки районы укучылары белән Ярославль югары хәрби училищесыннан килгән вәкилләр очрашу үткәрде. Бу хакта «Әлки хәбәрләре» газетасы яза.
Алар иң элек әлеге хәрби училище хәзерли торган белгечләр белән таныштырды. Уку йортында белем алу шартлары турында хәрби педагог, майор Сергей Кириченко сөйләде. «Мин үзем дә авылда туып-үскән егет, шуңа да сезне хәрби белем алудан куркып калмаска чакырам. Хәрбиләргә каралган өстенлекләр бик күп. Шуңа сәламәтлеге булган, ватанпәрвәрлек рухындагы егетләр безгә килсеннәр иде», – диде ул.
Сергей Кириченко хәрби училищега керү өчен нинди фәннәрдән бердәм дәүләт имтиханын бирергә кирәклеген аңлатты. Әлеге очрашуда йөздән артык югары сыйныф укучылары катнашты.