news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Ярославль өлкәсендә беспилотниклар һөҗүменнән соң нефть эшкәртү заводында янгын чыккан

Ярославль өлкәсендә БПЛАлар һөҗүменнән соң нефть эшкәртү заводында янгын чыккан. Бу хакта төбәк губернаторы Михаил Евраев хәбәр итте.

«Бүген дошманның БПЛАлар һөҗүмен кире кайтардык. 65 дрон бәреп төшерелде. Корбаннар һәм зыян күрүчеләр юк. Нефть эшкәртү заводына зыян килде. Янгын оператив рәвештә сүндерелә», — дип язды Евраев социаль челтәрләрендә.

Шулай ук бәреп төшерелгән БПЛАларның кисәкләре берничә күпфатирлы йортта тәрәзә пыялаларын ваткан.

news_right_1
news_right_2
news_bot