Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Ярослав Нилов Дәүләт Советы депутатларына Дума белән хезмәттәшлек иткән өчен рәхмәт әйтте
Бүген Татарстан Дәүләт Советында Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Юрий Камалтынов РФ Дәүләт Думасының Хезмәт, социаль сәясәт һәм ветераннар эшләре комитеты рәисе Ярослав Нилов белән очрашты. Бу хакта республика парламентының матбугат хезмәте хәбәр итә.
Очрашуда шулай ук Дәүләт Советы секретаре Лилия Маврина, Дәүләт Советының Социаль сәясәт комитеты рәисе Алексей Созинов һәм РФ Иҗтимагый палатасы әгъзасы Ольга Павлова катнашты. Әңгәмәдәшләр федераль һәм республика парламентларының законнар кабул итү һәм социаль сәясәт өлкәсендәге хезмәттәшлегенә нәтиҗәләр ясады.
Ярослав Нилов быелгы сайлауда Федераль Җыенның түбән палатасы яңа чакырылышына сайланмаячагын һәм шуның белән Дәүләт Думасы депутаты сыйфатындагы күпьеллык эшен тәмамлавы турында сөйләде. Ул Дәүләт Думасының V, VI, VII һәм VIII чакырылышлары депутаты итеп сайланды, ә соңгы ун елда Думаның Хезмәт, социаль сәясәт һәм ветераннар эшләре комитетын җитәкләде.
Юрий Камалтынов коллегасына нәтиҗәле парламентара хезмәттәшлек өчен рәхмәт белдерде. Татарстан гаиләләрне, шулай ук махсус хәрби операциядә катнашучыларны яклау һәм аларга ярдәм итү буенча иң яхшы тәҗрибәләр белән танышу максатыннан берничә тапкыр Дәүләт Думасы комитетының күчмә утырышлары мәйданчыгына әверелде, дип искәртте ул.
Думадагы карьерасын тәмамлаучы кунак, үз чиратында, республика җитәкчелегенә һәм ТР Дәүләт Советы депутатларына Дәүләт Думасының профильле комитеты белән тыгыз хезмәттәшлек иткән өчен рәхмәт белдерде. Бу елларда республика парламенты мәйданчыгында өч күчмә утырыш узды. Әйтик, агымдагы елның февралендә Дәүләт Думасы һәм Дәүләт Советы депутатлары махсус хәрби операциядә катнашучыларга социаль ярдәм күрсәтү мәсьәләләре хакында фикер алышты.
«Мин Татарстанга килергә яратам, монда барлык юнәлешләр буенча да зур эш оештырылган, моннан тыш, ведомствоара нәтиҗәле хезмәттәшлек җайга салынган», – дип сүзен төгәлләде Ярослав Нилов.
Яңалыкларны күзәтеп бару өчен Макс-каналга язылыгыз