news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Ярминкәдә район җитештерүчеләренең товарларына ихтыяҗ зур

Сыер итенең килограммын 190 сумнан алырга була иде

(Казан, 15 октябрь, “Татар-информ”). Чаллыда авыл хуҗалыгы ярминкәләре дәвам итә. Алар һәр шимбә-якшәмбедә иртәнге сәгать сигездән кичке бишкә кадәр эшли. Безнең Тукай районы җитештерүчеләре, нигездә, Сарман трактында сәүдә итә. Узган якшәмбе көнне дә ярминкәдә сату-алу гөрләп барды.

Сыер итенең килограммын 190 сумнан, дуңгыз итен 230 сумнан башлап алырга була иде. Суган – 12, кишер, аш чөгендере 15әр сумнан сатылды. Ярминкәдә агросәнәгать предприятиеләре дә, шәхси хуҗалыклар да актив катнашты.

Шәхси хуҗалыклардан Түбән Суыксу җирлеге җитештерүчеләре аеруча актив булды. «Касакин» фермер хуҗалыгында җитештерелгән сөт продуктларын халык, һәрвакыттагыча, чират торып алып бетерде. Киләсе ярминкә 18-19 октябрьдә үтәчәк, дип белдерә “Якты юл” басмасы.

 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100