news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Ярмәкәй – талантлар төбәге

Ярмәкәй – талантлар төбәге

(Уфа, 1 февраль, «Татар-информ», Фәнис Фәтхуллин). Башкортстанның күпчелек халкын татарлар тәшкил иткән Ярмәкәй районы 31гыйнвар көнне тантаналы шартларда үзенең 70 еллык юбилеен билгеләде. Шушы бәйрәмгә районда туып үскән, бүгенге көндә Башкортстан белән Татарстанда гына түгел, ә Россиянең башка төбәкләрендә дә яшәүче милләттәшләр җыелды.

Башкортстанның көнбатышында урнашкан, матур таулары һәм ялтыр күлләре, Ык, Кыдаш, Рә дигән саф сулы елгалары белән данлы булган Ярмәкәй районы татар халкына бихисап талантлы шәхесләрне биргән төбәк. Биредән Советлар Союзы каһарманнары гына да дүртәү чыккан. Ә Иске Турай авылы егете Гариф Шабаев Моабитта Муса Җәлил белән бергә фашистларга каршы көрәш алып барган.

Ярмәкәй районыннан чыккан йөзгә якын галим үз өлкәләрендә югары казанышларга ирешкән, фән докторлары һәм кандидатлары исемнәрен алган, күпләре профессор дәрәҗәсенә җиткән. Мисал өчен, күренекле вулканолог Гарун Таҗиев үз ачышлары белән бар дөньяга мәгълүм булды.

Зыялы иҗатчыларны да күп бирде Ярмәкәй ягы. Танылган татар язучылары, шагыйрьләр һәм журналистлар Мөкәрәмә Садыйкова, Җәүдәт Ильясов, Габдулла Әхмәтшин, Риф Мөхәммәтҗанов, Ризван Хәмид, Әбүзәр Зарипов, Флүрә Низамова, композиторлар Наил Гобәйдуллин, Венер Мөхәммәдиев, Рәис Ханнановлар, үз иҗатларында югары үрләр яулап, районның данын арттыруга зур өлеш кертте.

Ярмәкәйнең зур юбилеена багышланган бәйрәм программасы бик бай иде. Кунаклар бу көнне районның берничә авылында булды, музейларны, истәлекле һәм матур урыннарны карады. Якташлар өчен әзерләнгән бәйрәм тамашасы район мәдәният йортында дәвам итте. Анда туган ягын сагынып кайтучылар ихлас чыгыш ясады һәм үзләренең бүләкләрен тапшырды. Бәйрәм концертында хәтта кайбер кунаклар үзләре дә җырлады һәм биеп күрсәтте. Юбилей чаралары алдагы көннәрдә район авылларында да дәвам итәчәк.

news_right_1
news_right_2
news_bot