Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Ярлылыкның түбән дәрәҗәсе буенча исемлектә Татарстан беренче бишлеккә кергән
Татарстан соңгы биш елда ярлылык дәрәҗәсе түбән булу буенча лидерларның берсе булып тора. Бу хакта бүген ТР Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгының коллегия утырышында билгеле булды.
2021 елда республикада ярлылык дәрәҗәсе 6,2 процент тәшкил иткән – бу 240,6 мең кеше дигән сүз, Россия буенча – 11 процент. 2022 ел нәтиҗәләре буенча планлы күрсәткеч – 6,0 процент.
Министрлык фаразы буенча, 2023 елда ярлылык дәрәҗәсе буенча 5,7 процент күрсәткеченә ирешү планлаштырыла.
Ярлылыкка каршы көрәштә нәтиҗәле корал – социаль контракт. 2022 елда Татарстанда 7 266 социаль контракт төзелгән. Социаль контрактлар ярдәмендә 4 379 кеше эшкә урнашкан, 2 227 гражданин үз эшен ачкан. 152 кеше шәхси ярдәмче хуҗалык булдырган.
Министр Эльмира Зарипова докладыннан күренгәнчә, ярлылыкның түбән дәрәҗәсе буенча лидерлар түбәндәгеләр: Ямал-Ненец округы (4,7 процент). Санк-Петербург (5,1 процент) Мәскәү (5,6 процент), Мәскәү өлкәсе (6 процент).
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз