news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Ярлылык керем 15 мең сумнан түбән булганда башлана, дип саный россиялеләр

Россиядә яшәү минимумы 2016 елның IV кварталында бер кеше өчен айга 9 мең 691 сумны тәшкил иткән.

(Казан, 12 апрель, “Татар-информ”). Россиялеләр айга бер гаилә әгъзасына 15 506 сумнан түбәнрәк керем туры килгәндә, кешене ярлы дип санарга була дип белдергән. Бу хакта Бөтенроссия җәмәгатьчелек фикерен өйрәнү үзәге хәбәр итә, дип яза “Интерфакс”.

Социологлар билгеләп үткәнчә, Мәскәүдә, Санкт-Петербургта (21 681 сум) һәм авыл җирендә (12 478 сум) булган күрсәткечләр уртача саннардан шактый аерыла.

80 проценттан артык россияле ризыкка һәм кием-салым алырга көчкә акча җиткерүчеләрне ярлы дип саный. Бу хакта 22-23 март көннәрендә 1200 респондент арасында үткәргән илкүләм  уздырылган телефон сораштыруы ярдәмендә белгәннәр.

Хәзер ярлылар төркеме 35 процентны тәшкил итә. 6 процент сораштырылучы хәтта ризык алырга да акча җитми дип белдергән. Ә 29 проценты кием-салым алырга акчаны чак җиткерәбез дигән.

Узган атнада Федераль статистика хезмәте хәбәр иткәнчә, илдәге ярлылар саны 2016 елда 0,3 миллион кешегә арткан һәм хәзер 19,8 миллион кешене тәшкил итә. Россиядә 2016 елда ярлылык 13,5 процентны тәшкил иткән (2015 елда - 13,3%).

Россттат мәгълүматлары буенча, Россиядә яшәү минимумы 2016 елның IV кварталында бер кеше өчен айга 9 мең 691 сумны тәшкил иткән. Гомумән алганда, Россия буенча 2016 елның IV кварталында халыкның уртача акчалата кереме 35 мең 973 сум булган.
 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100