news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Ярлы кешеләр банкротлык процедурасын үзләре үткәрәчәк – Икътисад министрлыгы

Россиядә 900 мең сумга кадәр бурычы булган гражданнарның банкротлык процедурасын гадиләштерергә тәкъдим ителә.

(Казан, 26 октябрь, «Татар-информ»). Россиянең Икътисади үсеш министрлыгы 900 мең сумга кадәр бурычы булган гражданнарның банкротлык процедурасын гадиләштерү тәкъдиме белән чыкты, дип хәбәр итә "Коммерсантъ". Андый очракта гражданнар әлеге процедураны үзлектән, финанс идарәсе ярдәменнән башка үтәчәк дип фаразлана. Министрлык канунга тиешле төзәтмәләрне җәмәгатьчелектә фикер алышу өчен бастырып чыгарган.

Процедураны гадиләштерү 50 меңнән 900 мең сумга кадәр бурычлары булган, кредиторлар саны – уннан, ә счетлар буенча калган акча уртача ярты ел дәвамында 50 меңнән, шулай ук банкротның айлык кереме өч яшәү минимумы күләменнән артмаган гражданнарга тәкъдим ителә.

Министрлыкта әлеге процедурадан шәхси эшмәкәрләр һәм коммерция оешмаларын җитәкләүчеләр, Россиядә банкротлыкка кадәр 200 мең сумнан артык бәядәге мөлкәтен бүләк итеп, башка төбәккә күчүчеләр яки икътисади җинаятьләре өчен хөкем ителгән кешеләр куллана алмый дип белдерәләр. Процедура белән ун елга бер тапкыр гына файдаланып булачак.

Соңгы елда Россиядә физик затлар арасында банкротлыкка чыгу очраклары арта бару күзәтелә. Банкротлык мәгълүматлары тупланган федераль реестрда теркәлүчеләр саны югары ноктага җиткән – 2 меңгә якын граждан банкрот дип табылган.
 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100