Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Ярлы илләрдә кешеләр арасында үзләрен бәхетле хис итүчеләр күбрәк - Ник Вуйчич
Дөньядагы 63 илдә булган Ник Вуйчич бәхет төшенчәсе кешенең матди хәленә бәйле түгел дип саный.
(Казан, 19 ноябрь, "Татар-информ", Рәмис Латыйпов). Дөньяның бай илләрендә яшәүчеләр матди яктан җитеш булсалар да, күңелләрендә бушлык тоя, ә ярлы илләрдә финанска бәйле кыенлыклар кичерүчеләр күп булса да, үзләрен бәхетле хис итүчеләр күбрәк. Бу хакта "Татар-информ" агентлыгындагы матбугат конференциясендә мотивацион оратор Ник Вуйчич белдерде.
Мөмкинлекләре чикле булганнарга шартлар турында сөйләгәндә Ник Вуйчич дөньяның төрле илләрендә андый кешеләргә карата төрле караш – “бөтенләй кабул итмәүдән алып барлык шартлар тудыруга кадәр” булуын әйтте.
Бу баскычта күтәрелер өчен дәүләт зур тырышлык күрсәтергә тиеш һәм моңа күп вакыт китә, диде ул. Бу проблеманы хәл итү өчен беренче чиратта ата-аналар тырышырга тиеш дип саный ул. Ник фикеренчә, мөмкинлекләре чикле балаларда үз көчеңә ышану тәрбияләү мөһим.
“Тылсымлы таягым булса, мин аны бер селкер идем дә, барлык проблемалар юкка чыгар иде. Теләгеңә ирешү өчен вакыт, күзаллау һәм максат кирәк. Еш кына миңа син бит Австралиядән, диләр. Австралиядә дә миңа алтыннан коеп куймаганнар иде. Әйе, мин мәктәптә укыганда дәүләт мине тәрбияләүче өчен акча түләде. Дөньяның күп илләрендә бу әйбер юк икәнне исәпкә алсаң, бу яхшы. Әмма университетка керә алмадым – чөнки дәүләт тәрбияче өчен түләми иде.
Австралиядә коммерцияле булмаган оешма барлыкка килде, гади кешеләр мөмкинлекләре чиклеләр белем алсын өчен фонд оештырды. Миңа алар ярдәм итте. Шулай итеп, дәүләтне көтеп тормыйча, кешеләр бер-берсенә булышты. Аларның бу бөтен дөнья буйлап йөрер дә, башкаларга булышыр дигән уйлары да юк иде - алар кулсыз-аяксыз бер кешегә ярдәм иттеләр. Мин бер-беребезгә ярдәм итүебезне теләр идем. Без бер-беребезгә ярдәмгә кирәк. Сабыр булыгыз, алга барыгыз, өметегезне өзмәгез", - диде ул.
Ник Вуйчич фикеренчә, бай илдә яшәүчеләр җитеш тормышлы булса да, аларның күңелләрендә бушлык бар. Ә ярлы илләрдә яшәүчеләрнең байлыгы юк, әмма анда бәхетлеләр күбрәк, диде ул.
"Кем булуыбызга карамастан, безгә иң кирәге – дөреслек. Үзебезнең кем булуыбыз турындагы чынбарлык кирәк. Максатыңны ачыкларга кирәк. Баймы син, ярлымы, сәламәтме син, авырумы – киләчәккә өметең булса, синең барысы да бар дигән сүз. Өметнең искиткеч зур көче бар. Өметсез булсам, минем дә көчем булмас иде. Минем әтидә рак авыруы. Әгәр ул үлсә, мин аны күкләрдә күрәчәкмен, бу минем өметем", - диде Ник.
“Сез кем булуыгыз турындагы чынбарлыкны белсәгез, үзегезгә акча, алкоголь, порнография, наркотиклар кирәк түгеллеген аңлаячаксыз”, - диде Ник Вуйчич.
"Мин өметемне таптым. Мин ышанам – барыбыз да аны таба алачакбыз", - дип саный Ник.
Исегезгә төшерәбез, Австралиянең аяксыз, кулсыз туган һәм бөтен дөньяга танылган ораторы, меценат, язучы һәм җырчы Ник Вуйчич 19 ноябрьдә Казанда чыгыш ясаячак. Ник Вуйчичның "Чикләр белмәгән тормыш" программасы белән чыгышы Казанның "Татнефть-Арена" Боз сараенда үтәчәк.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз