news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

«Ярдәм янәшә!» хәрәкәте мобилизацияләнүчеләр һәм аларның гаиләләренә булыша

Татарстанда «Ярдәм янәшә! Помощь рядом!» төбәк иҗтимагый хәрәкәте #БезБергә гомумроссия акциясе кысаларында үз эшен яңадан башлый. Ул өлешчә мобилизациягә эләккән гражданнарга һәм аларның гаиләләренә гуманитар ярдәм күрсәтүне координацияләячәк, дип хәбәр итә хәрәкәтнең матбугат хезмәте.

Аерым алганда, теләгән кешеләрнең юридик консультация һәм психологик ярдәм алу мөмкинлеге бар. Волонтерлар мобилизацияләнгән гражданнарның гаиләләренә адреслы ярдәм күрсәтәчәк.

Ярдәм сорап һәм ярдәм тәкъдим итеп 8 (800) 350-02-16 кайнар линия телефонына шалтыратырга мөмкин. Ул көн саен 9.00-19.00 сәгатьләрдә эшли. Хәрәкәттә катнашучылар заявкаларны эшкәртәчәк һәм аларның үтәлешен контрольдә тотачак.

«Ярдәм янәшә! Помощь рядом!» координаторы Тимур Сафин искәрткәнчә, коронавирус пандемиясе вакытында хәрәкәт республика халкына шактый ярдәм күрсәтте. Аның сүзләренчә, хәзер волонтерлар «мобилизацияләнгән гражданнар һәм аларның гаиләләренә ярдәм күрсәтү өчен янә берләшергә кирәклеген аңлый». «Без бу эшне башладык инде, һәр оешма үз юнәлешендә эшли. Ярдәм төрләре дә киңәйтеләчәк. Безнең инануыбызча, бары тик берләшеп кенә ярдәм күрсәтергә мөмкин», - дип өстәде активист.

Бу изге эшкә кушылырга теләгән гражданнар ярдәмнең түбәндәге алымнарыннан файдалана ала:

1) хәрәкәтнең рәсми счетына акча күчерү,

2) исемлек нигезендә гуманитар ярдәм җыю,

3) мобилизацияләнгән гражданнарның йорт хайваннарын карап торуда ярдәм күрсәтү,

4) проектның волонтеры яки партнеры булу мөмкинлеге.

Хәрәкәтнең эшчәнлеге, җыелган һәм тотылган акчалар, күрсәтелгән ярдәм чаралары турында даими хисаплар аның рәсми сайтында урнаштырылачак.

Россия быелның 24 февраленнән РФ Президенты Владимир Путин инициативасы белән Украинада махсус хәрби операция үткәрә. Дәүләт башлыгы 21 сентябрьдә илдә өлешчә мобилизация уздыру турында игълан итте. Соңрак Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов «шәһәр һәм район җитәкчеләренә республикабыздан мобилизацияләнгән һәр гражданинның гаиләсен шәхси контрольгә алырга кирәклеген» искәртте.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100