news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

«Ярдәм янәшә!» хәрәкәте координаторы яшьләрнең сайлауда катнашырга тиешлеген аңлатты

Яшьләр Президент сайлауларында үз тавышын бирергә тиеш, чөнки алдагы алты елда нәкъ менә яшь кадрлар Россия рулендә булачак. Бу хакта «Татар-информ»га Халык фронтының Татарстандагы төбәк башкарма комитеты җитәкчесе, «Ярдәм янәшә! Помощь рядом!» республика хәрәкәте координаторы Ринат Фазылов сөйләде.

«Сайлауларда һичшиксез катнашырга кирәк, чөнки бу безнең халыкның бердәмлеген һәм оешканлыгын бөтен дөньяга күрсәтәчәк. Безнең белән дус булмаган, Россияне җимерергә теләгән илләрнең астыртын гамәлләренә җавап итеп, без тавыш бирергә һәм бердәмлекне, оешканлыкны күрсәтергә тиеш. Моны илебез киләчәге, балаларыбыз киләчәге өчен эшләргә кирәк. бигрәк тә яшьләр сайлауда катнашырга тиеш, чөнки алдагы алты елда нәкъ менә яшьләр илебез рулендә булачак», – дип аңлатты «Ярдәм янәшә!» хәрәкәте координаторы.

Ринат Фазылов Президент сайлауларында катнашканын һәм 15 мартта Казанның 177 нче лицеенда Сайлау участогында тавыш биргәнен сөйләде.

«Россия Президентын сайлау – илебез өчен тарихи һәм аның язмышын хәл итә торган вакыйга. Илебез алга таба ышанычлы адым ясарга тиеш, дип саныйм. Һич кенә дә артка таба барырга ярамый, шуңа күрә илдәге һәр гражданинның тавышы мөһим», – диде «Татар-информ» әңгәмәдәше.

  • Өч көн дәвам итәчәк Россия Президентын сайлаулар кичә башланды. Республикада 65 территориаль һәм 2722 участок сайлау комиссиясе эшли, шулай ук хастаханәләрдә, шифаханәләрдә, СИЗОларда, вокзалда һәм аэропортта вакытлыча 45 сайлау участогы ачылды.
  • Татарстанда сайлау хокукы булган 3 миллион кеше яши. Сайлаулар уздыруны сайлау комиссиясеннән 22 мең кеше тәэмин итә. Сайлау участокларында 16 меңнән артык күзәтүче, шул исәптән чит ил күзәтүчеләре дә эшли.
  • Россия Президентын сигезенче тапкыр сайлаулар 15, 16 һәм 17 мартта уза. Аларда дүрт кандидат Владислав Даванков («Яңа кешеләр» партиясеннән), Леонид Слуцкий (ЛДПР партиясеннән), Николай Харитонов (КПРФ партиясеннән) һәм хәзер дәүләт башлыгы булган Владимир Путин (үз-үзен тәкъдим итүче буларак) катнаша.
autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100