Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары вазифасын башкаручы
Зилә Мөбәрәкшина
«Ярдәм янәшә!» республика хәрәкәтенең координаторы итеп Ринат Фазылов билгеләнде
Гомумроссия Халык фронтының Татарстан төбәк башкарма комитеты җитәкчесе Ринат Фазылов «Ярдәм янәшә! Помощь рядом!» республика хәрәкәте координаторы итеп билгеләнде.
Элегрәк ул Татарстан Республикасы буенча Эчке эшләр министрлыгы структурасында хезмәт иткән. Фазылов яңа вазифада Тимур Сафинны алмаштыра, аны март аенда «Беренчеләр хәрәкәте» Россия балалар һәм яшьләр хәрәкәте җитәкчесе киңәшчесе итеп билгеләгәннәр иде.
«Ярдәм янәшә! Помощь рядом!» республика хәрәкәте 2020 елда барлыкка килде һәм пандемия вакытында зур предприятие җитәкчеләрен, җәмәгатьчелек вәкилләрен, волонтерларны, хәйриячеләрне һәм битараф булмаган гражданнарны берләштерде. Хәрәкәттә катнашучылар Татарстанның мохтаҗ кешеләренә азык-төлек һәм дарулар белән булышты, волонтерлык, финанс, мәгълүмати һәм психологик ярдәм күрсәтте.
2022 елда хәрәкәт үз эшен яңартты, бүгенге көндә ул хәрбиләргә һәм аларның гаиләләренә, Луганск Халык Республикасында Лисичанск халкына ярдәм күрсәтә.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз