Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
«Ярдәм янәшә» республика хәрәкәте волонтерлары Россия хәрбиләренә ярдәм җибәрде
Бүген «Ярдәм янәшә» республика хәрәкәтеннән махсус хәрби операция зонасына җибәрү өчен чираттагы гуманитар ярдәм партиясен төяү булды. Әлеге хәрәкәт хәрби операция зонасында алгы сызыкта дошманга каршы көрәшкән ватандаш якташларга даими төстә ярдәм күрсәтеп тора.
«Хәрбиләрдән төрледән-төрле запрослар алабыз: кием-салымнан алып кыммәтле техникаларга кадәр кирәк аларга. Безнең Оренбург трактында урнашкан хәрбиләргә ярдәм максатыннан оештырылган «Зов» оешмасы еш кына махсус хәрби операциядәге ир-егетләргә ярдәм юллый. Гадәттә, аена бер мәртәбә гуманитар конвой белән йөк җибәрәбез. Әлбәттә, халык, күпсанлы иганәчеләр бик нык ярдәмләшә һәм Татарстанның халык фронты булыша», – дип сөйләде Алсу Утяшева «Татар-информ» хәбәрчесенә.

Шулай ук республикакүләм «Ярдәм янәшә» хәрәкәте җитәкчесе урынбасары Анна Мөбәрәкшина да фикерләре белән уртаклашты.
«Алар сораган әйберләр тулысынча җыелып комплектланды, кирәк-яраклар белән тулы машина якташларыбыз хезмәт иткән тарафларга юнәлә. Шушы әйберләрне, күләмле гуманитар йөкне җыюда катнашкан, йөрәге кушуы буенча кулыннан килгәнчә ярдәм итәргә омтылган, бу изгелекле гамәлгә битараф кала алмаган, әйбәрләтә дә, акчалата да ярдәм иткән якташларга һәммәсенә дә ихлас рәхмәтлебез. Бу ярдәм егетләребезне дошманга каршы көрәштә тагын да ныгытып, мөмкин кадәр тизрәк җиңү яулап, туган якларга имин-сау кайтып күрешергә көч-этәргеч бирсен иде», – дип ассызыклады әңгәмәдәш.
Мөбәрәкшина хәрбиләребезгә теләкләрен дә ирештерде.
«Без, Татарстан Республикасы халкы, батырларыбызны түземсезлек белән көтәбез һәм барысына да каһарманлыклары, түземлекләре һәм дә рух ныклыклары өчен рәхмәтлебез», – дип билгеләп үтте ул.

Гомуми күләме 4 тоннага якын гуманитар ярдәм булган ике машина җибәрелде. Йөккә хәрбиләрдән заявкаларда биргән барлык кирәкле позицияләр кергән. Болар: квадроцикл, аккумуляторлар, шиннар, маскировка челтәрләре, машина майлары, инструментлар, автоном мичләр, рацияләр, антифриз, янгын сүндергечләр, эвакуация арбалары, стационар мичләр, рацияләр, термобелье һәм башкалар.
«Яу кырына гуманитар конвойларны илтүнең максаты – яклаучыларның үзләре турындагы хәстәрлек булдыру бурычы, татарстанлыларның йөрәк җылысын, аларның ныклы терәк булуларын тоеп, неонацистларга каршы көрәшне арттыру өчен эшләнә. Шунысы да мөһим – мондый күмәк ярдәм фронт линиясеннән меңнәрчә чакрым ераклыкта булган гади кешеләрне дә берләштерә, яугирләргә кулыбыздан килгәнчә ярдәм итә алуыбызны тою үзе генә дә күңелләрне җылыта», – диделәр гуманитар конвойны оештыручылар.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз