news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

«Ярдәм янәшә» һәм Архиерей утары волонтерлары махсус операция зонасына ярдәм җибәрде

Бүген «Ярдәм янәшә!» республика хәрәкәте Казанның архиерей утары «ZOV» җәмгыяте волонтерлары белән бергә махсус хәрби операция зонасына чираттагы гуманитар ярдәм җибәрде.

Йөкнең гомуми авырлыгы өч тонна тәшкил итте, аңа мотоцикл, суыткыч камералар, кораллар, медицина товарлары, маскировка челтәрләре, азык-төлек һ.б. кергән. Гуманитар йөк хәрбиләрнең гаризалары буенча битараф булмаган казанлыларның тырышлыгы белән җыелган. Якын арада йөк төялгән фура Луганск һәм Донецкига барып җитәчәк.

news_right_1
news_right_2
news_bot