news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

«Ярдәм янәшә» гуманитар ярдәм җибәрде: Бөтен халык, киң җәмәгатьчелек ярдәм итеп тора

«Ярдәм янәшә» гуманитар ярдәм җибәрде: Бөтен халык, киң җәмәгатьчелек ярдәм итеп тора
Фото: «Татар-информ», Юлай Низаев

Ил язмышына битараф булмаган халык махсус хәрби операциядә булган солдатларга һәм офицерларга ничек булса да ярдәм итәргә тырыша. Татарстанның «Ярдәм янәшә» волонтёрлар хәрәкәте Воскресенск Яңа Иерусалим Архиерейлар йортыннан гуманитар конвой белән хәрбиләргә кирәк-яраклар юллады. Чарада «Ярдәм янәшә» координаторы, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты Ринат Фазылов та «Татар-информ»га фикерләре белән уртаклашты.

«Заявкалар безнең егетләрдән килеп тора. Бөтен халык, киң җәмәгатьчелек ярдәм итеп тора. Әлбәттә, гуманитар конвойларны җибәрүдә безнең Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнехановның да ярдәмен тоеп эшлибез. Төбәкнең районнарында һәм шәһәрләрендә яшәүчеләр дә безгә булышу мөмкинлегенә ия. Безнең рәсми сайтта, контактларыбыз, телефоннарыбыз күрсәтелгән. Кем булышасы килә, мөрәҗәгать итә ала. Районнардан, авылллардан һәм оешма-предприятиеләрдән ярдәм китерүчеләр байтак. Пенсионерлар да, яшь кешеләр дә килә», – дип сөйләде ул.

Бүген Казаннан Татарстан шефлыкка алган Лисичанск һәм Рубежное шәһәрләренә (ЛХР) «Бердәм Россия» партиясенең төбәк бүлеге эгидасы астында предприятиеләр һәм оешмалар, шәһәр һәм муниципаль районнар халкы белән берлектә җыелган чираттагы гуманитар колонна юлга кузгалып китте. хезмәткәрләре катнашты. Барлыгы 12 йөк автомобиле 180 тоннага якын гуманитар йөк бара, аның составында сезонлы яшелчәләр, эчә торган су, гигиена чаралары һәм төзелеш материаллары. Йөкне юлга озатуда Дәүләт Советы рәисе, «Бердәм Россия» партиясенең төбәк бүлеге секретаре Фәрит Мөхәммәтшин катнашты.

Һәрвакыттагыча, гуманитар ярдәм җибәрүдә республиканың муниципаль районнары халкы катнашып килә. Бүгенге йөкне ТР Дәүләт Советы депутатлары Азат Җиһаншин, Руслан Шиһабетдинов һәм Ринат Фазылов, «Бердәм Россия» төбәк башкарма комитеты җитәкчесе Марат Сәмигуллин, «Бердәм Россия»нең җирле бүлекчәләре секретарьлары – Баулы муниципаль районы башлыгы Ильяс Гозәиров һәм Чирмешән муниципаль районы башлыгы Рамил Айбатов, эшмәкәр Данияр Максудов озатып баралар. Шулай ук Татарстан делегациясе составында сәфәрдә катнашучылар арасында ике көн дәвамында балаларның сәламәтлеген тикшерәчәк югары квалификацияле табиблар да бар, диләр.

news_right_1
news_right_2
news_bot