Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
«Ярдәм» хәйрия фонды күрмәүчеләр өчен Коръән Тәфсирен рус телендә бастыра башлады
«Ярдәм» типографиясендә Луи Брайль системасы белән тәрҗемә ителгән Коръән Тәфсире – БДБ илләрендә бердәнбер.
«Ярдәм» хәйрия фонды каршындагы типографиядә Брайль системасы буенча Коръән Тәфсире (Каләм Шәриф) бастыра башладылар.
- Каләм Шәриф – Коръәннең мәгънәләрен рус теленә тәрҗемә итү. Ул Татарстан Республикасы мөселманнары Диния нәзарәте химаясе астында тәрҗемә ителгән. Әлеге тәрҗемә квалификацияле белгечләрнең – филолог, имамнар, ислам уку йортлары укытучыларының җиде еллык коллектив эше нәтиҗәсе булып тора.
Ә Коръән Тәфсиренең Брайль версиясе «Ярдәм» хәйрия фондының күрмәүче белгечләре тарафыннан ел ярымнан артык әзерләнгән. Брайль системасы – ул сукырлар һәм начар күрүчеләр өчен уйлап табылган уку системасы.
«Ярдәм» фонды каршындагы типография Россиядә Луи Брайль системасы буенча китаплар бастыру эшен беренчеләрдән булып башлады. Шулай ук, «Ярдәм» – БДБ территориясендә мөселман продукциясен Луи Брайль системасы буенча бастыру белән шөгыльләнүче бердәнбер типография.
Китапның бер тулы комплекты 10 томнан тора. Тәфсир комплектын типографиядә сатып алырга яки заказ бирергә мөмкин. Бер тулы комплектның суммасы – 15 мең сум, ә бер томныкы мең ярым сум тәшкил итә.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз